Арттырылган күләмдә пособиене эшсезләр җәй ахырына кадәр алачаклар. Бу турыда карар Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин тарафыннан имзаланды һәм РФ Хөкүмәте сайтында чыкты. Шулай итеп, 1 марттан соң эшләрен югалткан һәм мәшгульлек үзәгендә теркәлгән россиялеләргә июль һәм август айларында, элек алган хезмәт хакы күләменә карамастан, 12130 сум акча түләнәчәк.
Шулай ук эшсезлек буенча арттырылган минималь пособиенең гамәлдә булу чоры да озайтылды, ул 1 майдан 4,5 мең сум тәшкил итә. Мондый күләмдә июль һәм августта аны беренче тапкыр эш эзләүчеләр, эштән азат ителгән көннән алып бер елдан артык мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итмәгән, дисциплинаны бозган өчен эшеннән чыгарылган яки хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматы булмаган (чөнки эш бирүче аңа акча эшләү турында белешмә бирмәгән һәм аның өчен Пенсия фондына кертемнәр түләмәгән) кешеләр алачак. Шул ук вакытта эшсезлек буенча минималь пособиенең төп күләме ел ахырына кадәр 1500 сум күләмендә расланды. Эшсезлек буенча пособиене җәй ахырына кадәр югары күләмдә саклап калу өчен федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 13,8 млрд сум акча бүлеп бирелгән.
Сораулар белән Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 7-15-43 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.