ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2020 ел
шимбә
Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр! Сезне чын күңелдән Аналар көне белән котлыйм!
Бүген «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйданда чираттагы, сезон башыннан унынчы ярминкә узды. Гадәттәгечә, беренчеләрдән булып шәһәр халкына тәкъдим ителүче продукция ассортиментын һәм сыйфатын бәяләп, сәүдә рәтләреннән район башлыгы Разиф Кәримов узды.
Көзнең иң җылы бәйрәме-Халыкара Әниләр көне алдыннан «Дуслык» яшьләр үзәгендә әниләр өчен күңел ачу программасы оештырылды.
Хөрмәтле зәйлеләр! Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сезгә 14 нче декабрьгә кадәр 423520 Зәй шәһәре почта элемтәсе бүлегенең эш режимы үзгәрүе турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында территориаль бүлегендә, 2020 елның 30 ноябреннән алып 4 декабренә кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә бәйләнешле «ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча» кайнар линия» оештырылачак.

27
ноябрь, 2020 ел
җомга
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл территорияләрендә әзер яки төзелә торган йортны сатып алу өчен, шул исәптән җир кишәрлеге белән, еллык 1,9% ташламалы ставка буенча ипотека кредиты ала алалар йә хезмәт хакы алучы клиентлар гамәлдәге кредитларын шул ук максатлар өчен рефинанслый алалар, ә корпоратив компанияләр – 2,2% ставка буенча алырга мөмкин, дип хәбәр итә.
Һәр кешенең гомер көзен гаиләдә, матди һәм мораль яктан ярдәм итәрлек туганнары арасында лаеклы итеп каршы аласы килә. Чөнки яхшы микроклиматлы гаилә ул өй шартларында якыннары тарафыннан рухи һәм матди ярдәм күреп озын гомер кичерү мөмкинлеге.
Россия юристлары ассоциациясе онлайн-режимда IV Бөтенроссия хокукый (юридик) диктант үткәрәчәк. Атна дәвамында, 3-10 декабрь көннәрендә, Россиянең һәр гражданы "юридиктант.рф" сайтында үзенең юридик белемнәрен тикшерә алачак.
Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Икътисади совет утырышы узды, анда «Зәй урманчылыгы» ДКУнең 2020 елның 10 аендагы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2021 елга перспектив планнары каралды.

26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Югары Пәнәче авылы җирлегендә Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, аның урынбасары Акатьев Валерий Григорьевич һәм районның авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International