Зәйдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2020 елның 28 ноябре, шимбә
Бүген «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйданда чираттагы, сезон башыннан унынчы ярминкә узды. Гадәттәгечә, беренчеләрдән булып шәһәр халкына тәкъдим ителүче продукция ассортиментын һәм сыйфатын бәяләп, сәүдә рәтләреннән район башлыгы Разиф Кәримов узды. Бу атнада Сәвәләй, Сармашбаш, Якты Күл, Иске Маврино, Төги авыл җирлекләре шәхси ярдәмче хуҗалыклары үз продукцияләрен сатуга чыгарган иде, шулай ук ярминкәдә Н.В. Карташов, В.И. Ионов, В.В. Савгильдин, В.В. Рафаилов, Носовлар актив катнаштылар. Ярминкәдә сыер, дуңгыз ите, кош ите, ит ярымфабрикатлары, казылык һәм кондитер әйберләре, сөт продукциясе, яшелчә, шикәр комы сатылды, соңгысына, бәясенең чагыштырмача арзан булуы сәбәпле, ихтыяҗның аеруча зур булуы күзгә ташлана. Ун ярминкәгә 4 млн. 600 мең сумлык товар сатылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International