“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Зәй муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү өчен, Зәй үзәк район хастаханәсенә китерү дәвам итә.
Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә “Яшел хыяллар” конкурсының җиңүчеләре һәм призерлары чакырылды. Конкурсны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нефедов Николай Валерьевич оештырды. Анда Зәй муниципаль районының барлык балалары да катнаша алды.
Бүген Зәйдә сәламәтлек саклау елы дип игълан ителгән -2020 елга йомгак ясауга багышланган бәйрәм чарасы узды. Аның кысаларында 4 мөһим объект: Сәрәпәле авылында - халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты, Имәнлебаш авылында - модульле фельдшер - акушерлык пункты, шәһәрдә - Зәй район үзәк хастаханәсенең палаталы корпусы һәм капиталь ремонттан соң «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйдан ачылды.