ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе
Бүген “Урман әкияте”балалар бакчасында тәрбияче Салимова В.Н. өлкән төркем балалары белән чәчәк үсентеләре утырттылар.
Районда күпьеллык үләннәргә һәм көзге культураларга 1 гектарга 1 ц аммиак селитрасы исәбеннән минераль ашламалар кертү эшләре дәвам итә.
Бүген, 2021 елның 1 апреленнән башлап, Зәй муниципаль районы территориясен төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча игълан ителгән икеайлык кысаларында, 6 нчы мәктәп хезмәткәрләре тарафыннан газоннар чистартылды һәм әзерләнде, куаклы розаларны һәм декоратив куакларны авырулардан һәм корткычлардан язгы эшкәртү үткәрелде.
12 апрельдә Зәй шәһәрендә “Кояшкай” балалар бакчасында Татарстан Республикасында Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган һөнәри юнәлеш чарасы узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 млн сум акча бүлеп бирү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан карар кабул ителде.

12 апрельдә Космонавтлар көнен һәм Ю.А.Гагаринның космоска очуының 60 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, «Забота» ирекле хәрәкәте волонтерлары «Теремкәй» һәм «Уймак кыз» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен уен программасы оештырдылар.

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов, район мөхтәсибе Ф.Ф. Нуруллин җитәкчелегендәге Зәй делегациясе Татарстан Республикасы мөселманнарының Vlll корылтаенда катнашты.
11 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча ачык республика турниры булып узды, анда Татарстан Республикасының һәм Башкортстанның 15 шәһәреннән 390 спортчы катнашты.
10 апрельдә Әлмәт шәһәрендә нәфис гимнастика буенча «Йолдызлык» төбәкара ярышлары узды.
7-10 апрельдә Рязань шәһәрендә яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International