М.Х. Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбе территориясендә яшелләндерү буенча язгы десант узды. Мәктәп берничә ел дәвамында үз территориясендә төзекләндерү, санитар һәм экологик тәртип урнаштыру буенча планлы эш алып бара, биредә матур чәчәк газоннары булдырылган.