«Беренче чәчәкләр» экологик акциясе үтте

2021 елның 18 мае, сишәмбе
Беренче чәчәкләр проблемасына игътибар җәлеп итү, иртә чәчәк ата торган үсемлекләргә сак карашны пропагандалау максаты белән, Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары Нургалина Л. М. «Беренче чәчәкләр» дигән темага сыйныф сәгате үткәрде. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, шигырьләр, хикәяләр укыдылар. Нинди үсемлекләрнең юкка чыгу куркынычы астында булуын һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләрнең рәсемен карадылар һәм ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International