Мәктәп территориясен яшелләндерү дәвам итә

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

М.Х. Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбе территориясендә яшелләндерү буенча язгы десант узды. Мәктәп берничә ел дәвамында үз территориясендә төзекләндерү, санитар һәм экологик тәртип урнаштыру буенча планлы эш алып бара, биредә матур чәчәк газоннары булдырылган. Газоннарга берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләр утыртылган, аларның матурлыгы көз айларына кадәр саклана, бу чәчәк бутоннары алга таба биология һәм химия буенча фәнни- тикшеренүләр үткәргәндә кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International