Зәй имам-мөхтәсибе яңа срокка сайланды

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Бүген Зәйдә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов катнашында Зәй муниципаль районы имам-мөхтәсибе яңа срокка сайланды. Җыелышта Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, имамнар, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Җыелышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә-районның имам-мөхтәсибен яңа срокка сайлау иде. Хисап-сайлау җыелышы Коръән аятләрен укудан башланды. Муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов үз чыгышында Зәй районында төрле конфессия һәм дин кешеләренең үзара тату һәм хезмәттәшлек итеп яшәүләрен билгеләп үтте.  Бүгенге көндә районда 32 мәхәллә бар, аларда Бөек Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәрендә социаль чаралар оештырыла. Мәчет ишекләре халыкка хезмәт итү өчен һәрвакыт ачык. Районда дини һәм милләтара тынычлыкны ныгыту буенча зур эш алып барыла. Халык белән эшләүдә дин әһелләренең роле бик зур, шуңа күрә аларның туган телне яхшы белүләре һәм халыкны дөрес юнәлештә алып барулары аеруча мөһим. Киләчәктә дә бер-беребезгә ярдәм итеп, киңәшләшеп, игелекле эшләребезне хәл итәрбез, дип ышанам. Җыелышта имамнар Фатих хәзрәт Нуруллин кандидатурасын имам-мөхтәсиб вазифасында яңа срокка тәкъдим иттеләр, тәкъдим бертавыштан хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International