Зәйлеләр элмә такталарында һәм күрсәткечләрдә хаталар турында белдереп призлар алырга мөмкин

2021 елның 17 мае, дүшәмбе
Зәйлеләрнең, хаталы элмә такталар турында хәбәр итеп, бүләк алу мөмкинлеге бар Татарстанда 1 февральдән татар телендәге элмә такталарда һәм мәгълүмат такталарында хаталарны ачыклау буенча конкурс башланды. Конкурста Татарстанның барлык халкы катнашырга хокуклы һәм мәгълүматны өч төрле ысул белән җибәрә ала: ТР Дәүләт хезмәтләре порталынының "Халык контроле" бүлеге, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының мобиль кушымтасы аша, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына хат белән. Хатны iyali.anrt@mail.ru электрон адресына яки түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420111, Казан, Карл Маркс урамы, 12 нче йорт. Фотода Татарстанның нинди оешмасы икәнлеге күренергә тиеш. Шулай ук аның урнашу урынын да күрсәтү зарур. Елның дүртенче кварталында ун җиңүче билгеләнәчәк һәм иң күп хата ачыклаучылар бүләкләнәчәк. Конкурс 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International