ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2021 ел
сишәмбе
24 майда район аграрийлары азык культураларын җыюга керештеләр.
Кеше үзгомерендә агач утыртырга, йорт төзергә, малай үстерергә тиеш диелгән бит. Апрель аенда Сәвәләй мәктәбе укучылары алмагачлар утыртканнар иде.
22 майда Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбендә Биологик төрлелек көненә багышланган дәрес узды.

24 нче май көнне Чыбыклы гомуми төп белем мәктәбе территориясендә эш гөрләде. Башлангыч сыйныф укучылары сынган агач ботакларын җыйдылар, 5-6 нчы сыйныф укучылары территориядәге чүпләрне тырма белән җыеп түктеләр, 7-8 нче сыйныф укучылары бакчадагы түтәлләргә су сиптеләр.

24 майда Зәй шәһәрендә эшсез гражданнар өчен укуның һөнәри курсы ачылды. Йөк төяүче машина йөртүчесе 8 эшсез граждан укуга кереште. Курсның озынлыгы 560 академик сәгать тәшкил итәчәк.

24
май, 2021 ел
дүшәмбе
Түбән Биш мәктәбендә санитар-экологик икеайлык буенча эш алып барыла. Балалар әлеге эшнең хәрәкәтенә бик теләп кушылдылар.
22 майда «Энергетик» мәдәният йортының «Злато» вокаль ансамбле Татарстан Республикасының Лаеш районы Никольское авылында узган XXIX рус халык бәйрәме «Каравон» да катнашты.

Мәктәп яны участогында укучылар чөгендер, кишер орлыклары чәчәләр. Даими рәвештә тутәлләрне карыйлар: утыйлар, яшелчәләргә су сибәләр, туфракны йомшарталар, территория биләмәләрен чистарталар.

Санитар-экологик айлык кысаларында өлкән төркем балалары тәрбиячеләре белән берлектә  йөрү юлларында чәчәкләр утырттылар.

20 май- Идел көне. «Алтынчәч» балалар бакчасында «Су – яшәү чыганагы» табигатьне саклау акциясе оештырылды һәм үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International