Зәйдә чираттагы эшсез гражданнар төркеме өчен һөнәри уку башланды

2021 елның 25 мае, сишәмбе

24 майда Зәй шәһәрендә эшсез гражданнар өчен укуның һөнәри курсы ачылды. Йөк төяүче машина йөртүчесе һәнәре буенча 8 эшсез граждан укуга кереште. Курсның озынлыгы 560 академик сәгать тәшкил итәчәк. Укуларны «Үзәк уку үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү коммерциягә карамаган автоном оешмасы үткәрә. Курсны ачу тантанасында гражданнар укыту программасы һәм укытучы белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны бирә алдылар. “Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” белгече Юлия Рәшит кызы гражданнарга укыту чорында каралган түләүләр һәм үзләштергән һөнәрләре буенча эшкә урнаштыру мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International