Биологик төрлелек көненә багышланган дәрес узды

2021 елның 25 мае, сишәмбе
22 майда Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбендә Биологик төрлелек көненә багышланган дәрес узды. Биология укытучысы Бариева В.В. укучыларга бу көннең әһәмияте турында сөйләде, укучылар игътибарын планетабызның биологик төрлелеге кимүгә юнәлтте. Бу, нигездә, кешеләр эшчәнлегенең нәтиҗәсе булып тора. Балаларны әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карашка чакырды. Дәрес барышында укучылар презентация карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International