ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2021 ел
җомга
iВолга - 2013 елдан Самара өлкәсендә Мастрюков күлләрендә үткәрелүче яшьләр белем бирү форумы (лагерь). Форумны оештыручылар булып Самара өлкәсе Губернаторы Администрациясе һәм Самара өлкәсе Хөкүмәте тора. Ул Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә оештырыла.
2021 елның 31 маеннан 4 июненә кадәр «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган онлайн-форматта ата – аналарны кабул итү атнасы үткәрелә.
01 июнь көнне 14.00 сәгатьтә хакимият бинасында (кече зал) Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы катнашында ZOOM форматында алимент мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.

27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан Үзәк китапханәдә С. Рафыйков "Синең бөеклегең- китапханә" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде.
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе белгечләре Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында 2021 елның 31 маеннан алып 11 июненә кадәр балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырачак.
“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” проекты кысаларында көн саен авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны федераль программа буенча алынган махсус автомобиль белән диспансерлаштыру узу өчен Зәй үзәк район хастаханәсенә алып килү дәвам итә.
26 майда министрның терлекчелек буенча урынбасары Л.Н. Гарипов,Зәй авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре составындагы комиссия - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК бүлегенең терлекчелек объектларын механикалаштыру һәм энергия ресурслары секторының әйдәүче белгече И.Р.Гарипова һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек комплексларын үстерү секторының әйдәүче киңәшчесе Р.М. Хәкимова, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең бүлек башлыгы, «Зәй РДВБ» ДБУнең диагностика буенча башлыгы урынбасары Н. Х. Салихова азык әзерләү техникасын һәм азык ишегалларын 2021 елда терлек азыгы әзерләүгә тикшерде.
26 майда «Лэшмейкер» хезмәт күрсәтү өлкәсе юнәлешендә укучы эшсез гражданнар өчен оештырылган курслар тәмамланды. Курслар 160 академик сәгать тәшкил итте. Белем алучыларның барысына да яңа квалификация бирелде, билгеләнгән үрнәктәге квалификация турында документ тапшырылды.

26
май, 2021 ел
чәршәмбе
Татарстанда "Дусларга яхшы сүз" республика акциясе старт алды, аңа яшенә һәм яшәү урынына карамастан, барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Акция Халыкара балаларны яклау көненә багышланган.
Зәй балалар музыка мәктәбе укучысы Уразайкина Виктория-иҗади казаныш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы стипендиаты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International