Зәй балалар музыка мәктәбе укучысы ТР Мәдәният министрлыгы стипендиаты булды

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Зәй балалар музыка мәктәбе укучысы Уразайкина Виктория-иҗади казаныш нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы стипендиаты булды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, укуда һәм иҗатта зур уңышларга ирешкән, сайлап алу узган сәләтле укучыларга  һәм мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре студентларына ярдәм итү максатыннан, 15 укучыны һәм 25 мәдәният һәм сәнгать учреждениесе студентын стипендия белән бүләкләде. Виктория һәм аның укытучысы Кадыйрова Люция Павловнаны профессиональлеге һәм иҗади казанышлары белән котлыйбыз! Бу укучыга да, педагогка да үз осталыгын арттыруга менә дигән этәргеч!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International