Бүген Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан Үзәк китапханәдә С. Рафыйков "Синең бөеклегең- китапханә" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде. Быел бу чара тагын бер истәлекле дата – Зәй халык китапханәсе оешуга 125 ел тулуга туры килде. Чара Пушкин балы белән ачылды. Аннары кунаклар Габдулла Тукай әсәрләре геройлары - Шүрәле, Су анасы әкият дөньясына керделәр. Чарада катнашучы китапханәчеләр һәм һөнәр ветераннарына район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин үзенең иң җылы котлау сүзләрен җиткерде. Тырыш хезмәтләре өчен һәм Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан, яхшыларның иң яхшыларына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды: Үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Венера Галимова Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатларына үзәк китапханәчесе Зөлфия Гыйльманова, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчесе Чулпан Шәйхиева, Бохарай авыл китапханәсе китапханәчесе Наталья Миронова лаек булды. Мәдәният идарәсе башлыгының Рәхмәт хаты белән үзәк китапханә китапханәчесе Лилия Әхмәтҗанова һәм 1нче санлы шәһәр китапханәсе китапханәчесе Айгөл Курская бүләкләнде. Китапханә системасының сигез хезмәткәре Үзәк китапханәнең Мактау грамоталарына ия булды. Шәһәребезнең иң актив укучылары – Роза Борисенко, Любовь Санникова, Нәзирә Гыйбадуллина, Рина Садретдинова, Никита Шахмин да дипломнар алды. Бу көнне "Энергетик" мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе, "Елмаю", "Каприз", "Мирас", "Бәхет" коллективлары музыкаль котлаулар бүләк итте. Әлеге чарага китапханә фойесында «Фотосурәтләрдә китапханә тарихы» дип исемләнгән фотографияләр күргәзмәсе тәкъдим ителде.