«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе белгечләре Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында 2021 елның 31 маеннан алып 11 июненә кадәр балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырачак. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияне эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «кайнар линия» телефоны аша алырга мөмкин. Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны :8 800 555 49 43, «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында урнашкан филиалы телефоны: 8(85555) 87-22-77, 7-22-75.