ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе
28-31 октябрьдә «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Б»төркеме 18 яшькә кадәрге (2005 елгы һәм аннан яшьрәк) яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.

29
октябрь, 2021 ел
җомга

Эш көне түгел дип игълан ителүгә карамастан, республика Пенсия фондының клиентлар хезмәтләре элеккеге режимда (1, 2 һәм 3 ноябрь көннәрендә) алдан язылу буенча эшләячәк.

27 нче октябрь көнне Зәй шәһәренең «Тату гаилә» балалар бакчасында «Мөмкинлекләре чикле балаларда үз-үзләренә социаль ышаныч формалаштыру» дигән онлайн семинар-практикум булып узды.

28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе
Зәй районы «Радость» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эш иртәсе оператив киңәшмәдән башланды. Торак йортларда көнкүреш газы шартлау белән бәйле соңгы фаҗигале вакыйгалар яктылыгында бүлекчә хезмәткәрләре газ приборлары белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләрен һәм көнкүрештә газ куллану кагыйдәләрен искә төшерделәр.
26 октябрьдә районыбызның халык һөнәрчеләре белән танышу максатыннан, Зәй-2 яшьләр үзәге белгечләре һәм анда тәрбияләнүчеләр тал чыбыгыннан өй кирәк-яраклары үрү остасы Петр Михайлович Зайцевта кунакта булдылар.

27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе
Хөрмәтле гражданнар! 2022 елның гыйнварыннан «балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» Федераль законда билгеләнгән социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру вәкаләтләре Россия Федерациясе Пенсия фондына тапшырыла.
26 октябрьдә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясе укучылары “Экологик квест”та катнаштылар. Алар экология станцияләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр, анда аларга игътибарлылык һәм зирәклек чагылышын тикшерү өчен сынаулар узарга туры килде.
РФ Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда югары тизлекле интернетка тоташтырылачак торак пунктлар өчен тавыш бирү башланды. Тавыш бирүдә 100 дән 500 гә кадәр кеше булган барлык торак пунктлар катнаша. Татарстан Республикасы буенча шундый 624 торак пункт исәпләнә. Моның өчен тавыш бирү формасы белән махсус бүлек эшли башлады.
Хөрмәтле район халкы! Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 нче районара инспекциясе һөнәри керемгә салым (алга таба – НПД) түләүгә күчкән салым түләүчеләр өчен түбәндәгеләрне хәбәр итә. 01.01.2019 елдан башлап «Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан Республикасында) "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында" гы 422 номерлы Федераль закон (27.11.2018 ел) нигезендә һөнәри керемгә салым гамәлгә кертелде.
Зәй районы «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен «Россия хәрби тарихының истәлекле датасы» дип исемләнгән патриотик әңгәмә үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International