ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2022 ел
сишәмбе
Балаларны һәм яшьләрне хәзерге көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләрне формалаштыруга җәлеп итү, балаларның һәм аларның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау, перспективалы проектларны һәм башка мөһим инициативаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балигъ булмаганнарның социаль активлыгын һәм хокукый культурасын үстерүгә ярдәм итү максатыннан, 2022 елның 28 мартыннан 15 сентябренә кадәр «Балачакны яклау инициативасы» (алга таба – Конкурс) II Республика проектлар конкурсы үткәрелә.
26 апрельдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты Зәй муниципаль районында Дәүләт комитеты компетенциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча кабул итәчәк (бәяләр, тарифлар билгеләү буенча). Үткәрү урыны - администрация бинасы, кабул итү 14.00 сәгатьтә башлана.

21 мартта #Хәтер маршы һәм “Мәгариф” милли проекты кысаларында “Гвардия” хәрби-патриотик клуб әгъзалары Бөек Ватан сугышы чорлары артефактларының күчмә күргәзмәсе белән, Чирмешән авылы мәктәпләре укучылары алдында хәрби-патриотик очрашу үткәрделәр.


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Казанда «Ел укытучысы-2022» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды. Педагогик осталыкның һөнәри бәйгесендә 6 нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Гыйләева Роза Мөдәррис кызы "Ел укытучысы" һәм 3 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Максимова Ангелина Александровна «Педагогик дебют» номинациясендә катнаштылар.

24-26 март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасының Атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә көрәш буенча XXVIII ачык республика турниры булып узды.

21-23 мартта Бөгелмә шәһәрендә спорт мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды, анда Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты.
15-25 мартта «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында предприятиеләрнең, оешмаларның хатын-кызлар командалары арасында "Сәламәтлек" спартакиадасы исәбенә волейбол буенча шәһәр беренчелеге уеннары узды.

26
март, 2022 ел
шимбә
Бүген «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда чираттагы атналык авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

25
март, 2022 ел
җомга
Бу шимбәдә 20: 30 әйдәгез, безнең планетаны саклап калу өчен барыбыз бергә бер сәгатькә генә булса да утларны сүндерәбез.
Бүген Зәй муниципаль районы территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды, анда Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Р.М. Архипова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International