21 мартта #Хәтер маршы һәм “Мәгариф” милли проекты кысаларында “Гвардия” хәрби-патриотик клуб әгъзалары Бөек Ватан сугышы чорлары артефактларының күчмә күргәзмәсе белән, Чирмешән авылы мәктәпләре укучылары алдында хәрби-патриотик очрашу үткәрделәр. Хәтер маршы - республика проекты, аның кысаларында, бөтен республика буйлап йөрүче эзләү хәрәкәте вәкилләре үз чыгышларын ясадылар. Клуб җитәкчесе Виктор үзенең экспедицияләре турында сөйләде: казу эшләрен ничек дөрес алып барырга өйрәтте, шәхси тәҗрибәдән кызыклы истәлекләр белән уртаклашты һәм слайдларда аның отряды тапкан иң мөһим табылдыкларның фотосурәтләрен күрсәтте. Шулай ук, студентлар хәрби темага шигырьләр сөйләделәр һәм экспедицияләрдә катнашу буенча шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.