"Сәламәтлек" спартакиадасы исәбенә волейбол буенча шәһәр беренчелеге уеннары узды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

15-25 мартта «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында предприятиеләрнең, оешмаларның хатын-кызлар командалары арасында "Сәламәтлек"  спартакиадасы исәбенә волейбол буенча шәһәр беренчелеге уеннары узды.  Зәй шәһәренең мәгариф идарәсе командасы 1 урынны яулады, 2 урынга Зәй ГРЭСЫ, 3 урынга ТЕХНО, 4 урынга район  Башкарма комитеты һәм Үзәк район хастаханәсе, 5 урынга Аккорайд, 6 урынга «Ак Алтын» (Зәй шикәре) лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International