Спорт мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе
21-23 мартта Бөгелмә шәһәрендә спорт мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды, анда Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Бу чаңгы ярышлары буенча 2021-2022 сезонда соңгы республика рейтинг ярышлары булды. Спортчылар 3/5/7,5 км дистанцияләрдә классик стиль белән индивидуаль ярышларда, шулай ук 6*3 км катнаш эстафетада катнаштылар. Җыелма команда да түбәндәге тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады: Коробейников Иван, Шадыбаева Наилә, Бирюков Вадим, Кырмагин Илья, Багдануров Данис, Задавин Матвей, Козенкова Софья, Шитихина Варвара, Шихина Елизавета, Нехаев Данил, Трифонов Андрей, Вяльшин Ратмир, Белякина Арина, Селиверстова Юлия, Пылева Софья, Зарипова Диләрә, Кадыйрова Илүзә, Фатыйхов Азамат, Имамиев Марк, Миңнеханов Әмир, Закиров Даниил, Карамов Арслан, Нуриев Ришат һәм Миңнеханов Муса. Классик стиль белән 5 км дистанциядә Бирюков Вадим 3 урын, Козенкова Софья 4 урын яулады. Тренер Габидуллин Рәкыйф Марс улы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International