Казанда «Ел укытучысы-2022» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды. Педагогик осталыкның һөнәри бәйгесендә 6 нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Гыйләева Роза Мөдәррис кызы "Ел укытучысы" һәм 3 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Максимова Ангелина Александровна «Педагогик дебют» номинациясендә катнаштылар. Конкурсантлар үзләренең методик остаханәләрен тәкъдим иттеләр, Идел буе районының 83 нче лицеенда, «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында ачык дәресләр үткәрделәр. Роза Мөдәррис кызы 7 сыйныф укучылары белән сыйныф сәгате үткәрде, мастер-класс күрсәтте, матбугат конференциясендә катнашты. Һөнәри конкурс нәтиҗәләре буенча Гыйләева Роза Мөдәррис кызы иң яхшы укытучылар бишлегенә керде һәм Татарстан Республикасында «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы лауреаты булды.