2022 елның 13 апрелендә Зәйдә Яшьләр паркын төзекләндерүгә багышланган проект семинары булачак, ул бу җәйдә Татарстан Республикасының җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кысаларында башланачак.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты ел саен «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» исемле шәҗәрә фестивале үткәрә. Фестиваль өч: муниципаль, зона һәм республика этапларында үткәрелә.