“Кошларга булышыйк” акциясе узды

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе
Александр Бистәсе төп гомуми белем мәктәбендә март аена планлаштырылган “Яхшы гамәлләр” атналыгы кысаларында “Кошларга булышыйк” акциясе язгы кникуллар чорында да дәвам итте. Кошлар очен кош оялары ясалды, җимлекләр урнаштырылды. Март аенда кошларга укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр дә булышса, апрель башында бу гамәлләрне нәниләр үзләре генә башкарып чыкты. Нәниләребез яз аеның кошлар өчен авыр булуын яхшы белә. 4 апрельдә нәниләребез Кошлар көнен билгеләп үттеләр: викторина сорауларына җавап бирделәр, кошлар турында сөйләделәр, җырлар җырладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International