Зәй районында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә иртәнге сәгать 7дә район башлыгы Р.Г. Кәримов җитәкчелегендә язгы кыр эшләренә техника кабул итү буенча комиссия эше башланды. Район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау тулысынча төгәлләнгән. Агросәнәгать комплексы оешмаларын язгы кыр эшләренә вакытында әзерләүне тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә районда «Агросила» АҖ, Дәүләт техник күзәтчелеге, Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында конкурс уза. Бу юлы эш «Нива»ҖЧҖ хуҗалыгыннан башланды. Көн дәвамында комиссия әгъзалары «Восток», «Зәй шикәре», «Зәй», «Союз-Агро» агрофирмалары бүлекчәләрендә тракторларның һәм авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеген тикшерде. Графикка барлыгы 11 нокта кертелгән иде. Комиссия тракторларга техник карау узу, күчмә ремонт звенолары булу, техник хезмәт күрсәтү пункты эше, хезмәтне саклау буенча расланган инструктажлар, кабинет һәм документлар булу, барлык технологик процессларны үтәү, орлык материалының әзерлеге, чәчү нормаларын үтәү, орлыкларның тирәнлеге, агрегатның тизлеге, кырларның игенчелек культурасын күтәрү кебек критерийлар буенча бәяләү күрсәткечләренә таянып эш итте. Шулай ук техника кабул итү барышында комиссия әгъзалары механизаторлар алдында язгы кыр эшләрендә мәшгуль хезмәткәрләрне кызыксындыру, хезмәтне саклау, хезмәт хакын бәяләү, матди кызыксындыру чаралары турында аңлатмалар белән чыгыш ясадылар. Районда 2022 елгы язгы кыр эшләренә төрле маркадагы 300 трактор әзерләнгән, шуларның 51е аеруча көчлеләрдән санала. Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен, районга (1 га сөрүлеккә 20 кг исәбеннән, 1 га шикәр чөгендере чәчү өчен шулай ук 20 кг исәбеннән) 1800 тонна ташламалы дизель ягулыгы бүлеп бирелгән. Язгы кыр эшләрен 41,3 мең га башкарасы бар, шулардан 21,7 мең га-сабан культуралары, 15,6 мең га-техник культуралар чәчеләчәк, шул исәптән: шикәр чөгендере - 8,9 мең га, рапс-3,3 мең га, көнбагыш - 2,5 мең га, азык культуралары - 4 мең га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International