Зәй гаиләсе-шәҗәрәләр фестивалендә

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты ел саен «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» исемле шәҗәрә фестивале үткәрә. Фестиваль өч: муниципаль, зона һәм республика этапларында үткәрелә. 6 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә конкурсның зона этабы узды, анда Зәй муниципаль районының Дурт-Мунча авыл җирлегеннән Сәлахова Гөлнара Миннемөхәммәт кызы гаиләсе катнашты. Катнашучылар жюри хөкеменә һәм тамашачыларга үз гаилә шәҗәрәләрен тәкъдир итүче концерт номерлары, гореф-гадәтләрен, милли костюмнарын һәм ашларын күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International