#ЖильёМолодымРТ туры эфирын үткәрү турында

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе
2022 елның 8 апрелендә 17.45 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, 2022 елда тышкы секцион басым шартларында ташламалы торак сатып алуда яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә дәүләт ярдәме программалары һәм чаралары турында мәгълүмат бирү максатларында YouTube каналында трансляция белән #ЖильёМолодымРТ туры эфирын үткәрә. Турыдан-туры эфир барышында «ДОМ.РФ» АҖнең (яңа төзелешләргә «Гаилә ипотекасы», рефинанслау һәм сатып алуга «Гаилә ипотекасы», “Авыл ипотекасы”) федераль торак проектлары тәкъдим ителәчәк, Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды белгечләре Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының ташламалы ипотека системасында «Яшь гаилә» республика яшьләр торак программасы турында (28.5 елга кадәр еллык 7 % һәм торак бәясенең 10%ы кадәр беренче взнос), «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча яшь гаиләләр өчен торак бәясенең 35% ы күләмендә дәүләт субсидияләре турында сөйләячәкләр. Туры эфир кысаларында 8 апрель көнне барлык теләүчеләр эксперт һәм белгечләргә торак шартларын яхшырту буенча региональ һәм федераль ярдәм чаралары буенча сорауларын яшьләр эшләре министрлыгының YouTube каналында, шулай ук #ЖильёМолодымРТ телеграм каналында бирә алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International