Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
«Язгы бакча» экологик акциясе
2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе
Иң яхшы ачыш- бала үзе ясаган ачыш. Яз көне һәр гаиләдә диярлек әниләрнең яки әбиләрнең тәрәзә төбендә гаҗәеп яшел үсемлекләр, төрле формадагы һәм төсле тартмаларда үсентеләр үсә, тик гадәттә балаларга бу кызыклы үсентеләрне карарга ирек бирмиләр. Ә балаларда кызыксыну бик көчле, алар үзләре дә шундый могҗизалы үсемлекләр утыртуга, су сибүгә, аларны тәрбияләүгә каршы килмәсләр иде. Экологик тәрбия-мәгариф системасында мөһим юнәлешләрнең берсе. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирүдә практик, тикшеренү эшчәнлеге зур роль уйный, аның нәтиҗәсендә балалар табигатьне яратырга, күзәтергә, кайгыртырга өйрәнә, безнең җирнең, суларга ярдәм итүче генә түгел, авырулардан да дәвалый торган үсемлекләрсез яши алмавын аңлый. «Тылсымлы әкият» балалар бакчасының “Энҗе бөртекләре” төркемендә тәрбияләнүчеләр- иң кечкенә бакчачылар, тәрбияче белән берлектә әлеге акциядә иң беренчеләрдән булып катнашырга булдылар һәм үз төркемендә кечкенә бакчаларын булдырдылар. Бакчада эшләү- бик күңелле шөгыль, бигрәк тә язын, бөтен дөнья яшеллеккә күмелгәндә яки беренче язгы чәчәкләр калкып чыкканда. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә табигатькә һәм табигый күренешләргә карата уңай хисләр салына, үсемлекләр дөньясының гаҗәеп күптөрлелеге ачыла, кеше тормышында табигатьнең роле беренче тапкыр аңлана. Кечкенә бакчада нәниләр үзләре утырткан үсемлекләрне үзләре карап үстерә алачак.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз