ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2022 ел
шимбә
2022нче елның 22 нче апрелендә экологик икеайлык кысаларында Зәй шәһәренең 4 нче урта гомуми белем мәктәбендә 5-6 сыйныф укучылары өчен «Җир көне» дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
22 апрель-Җир шары көне билгеләп үтелә. Бу үзенчәлекле бәйрәм - планетабызның туган көне. Бүген "Уймак кыз" балалар бакчасы балалары "Чәчәк атсын Җир шары" акциясендә катнаштылар. Малайлар һәм кызлар тәрбиячеләр ярдәмендә акчәчәкләр ясадылар, аларның үзәгенә планетабызның сурәтен куйдылар.
Экологик икеайлык кысаларында 2нче мәктәптә файдаланылган батарейкаларны җыю буенча чираттагы акция узды. Югары сыйныф укучылары мәктәп укучылары алдында батарейкаларның табигатькә зыяны турында чыгыш ясадылар.
Барлык илләрдә дә 22 апрельдә Җир көнен билгеләп үтәләр. Бу чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый.
«Күкчәчәк» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм аларныӊ ата-аналары арасында чүп-чарны аерым җыю һәм үтильләштерү фикерен популярлаштыруны максатлап учреждение тәрбиячеләре «Чүпне аерабыз-табигатьне саклыйбыз» дигән экологик шөгыльләр үткәрделәр.

22
апрель, 2022 ел
җомга
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Кадер урта мәктәбе базасында эшләп килүче «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профиль белем бирү үзәгендә 2022 елның 22 апрелендә ике яшь төркеменнән 58 укучы арасында шахмат турниры узды.
« Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт филиалы 2022 елның 18 апреленнән 29 апреленә кадәр Европа иммунизация атнасы кысаларында вакцинопрофилактика буенча Татарстан Республикасы халкы өчен «Кайнар линия» оештыра.

Андрей Первозванный фонды 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларны "Петр I: бөек эшләр!» Халыкара балалар рәсем конкурсында катнашырга чакыра.Ул фонд инициативасы белән 1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне алдыннан үткәрелә. Электрон гаризалар 2022 елның 18 апреленнән 20 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:

Яз – ул табигатьнең уянган чоры гына түгел, тәртип, чисталык булдыру вакыты да. “Шатлык” балалар бакчасы”нда язгы өмәләр оештыру яхшы традициягә әйләнеп китте. Бу юлы да бакча яны җыештырылып, тәртипкә китерелде.
Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов Бөек Ватан сугышы ветераннары: Моисеева Анна Ивановна, Лыкова Валентина Лукьяновна, Мачтаков Леонид Яковлевич, Латыйпов Әхтәм Гарип улы, Сөләйманов Бари Сөләйман улы, Емелин Василий Петровичның өендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International