Экологик икеайлык

2022 елның 23 апреле, шимбә
Экологик икеайлык кысаларында 2нче мәктәптә файдаланылган батарейкаларны җыю буенча чираттагы акция узды. Югары сыйныф укучылары мәктәп укучылары алдында батарейкаларның табигатькә зыяны турында чыгыш ясадылар. Күп кенә гражданнар аларны көнкүреш чүп-чары белән бергә ташлый, зыяны турында уйламый да. Бер батарейка гына да 20 квадрат метрга якын җирне пычрата һәм 400 литрдан артык суны агуларга сәләтле! Акция нәтиҗәләре буенча 9Б сыйныфы укучысы Гатина Далия Зәй шәһәре мәктәп укучыларының Кече академиясе базасында узган «Эко стилендәге тормыш» II республика конференциясендә «Батарейка, бирел!» дигән тема буенча чыгыш ясады. Барлык җыелган батарейкалар кабул итү пунктына тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International