«Без табигать белән дус, безгә чүп кирәкми!»

2022 елның 23 апреле, шимбә
«Күкчәчәк» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм аларныӊ ата-аналары арасында чүп-чарны аерым җыю һәм үтильләштерү фикерен популярлаштыруны максатлап учреждение тәрбиячеләре «Чүпне аерабыз-табигатьне саклыйбыз» дигән экологик шөгыльләр үткәрделәр. Балалар чүпнеӊ күпконтейнерлы бүленеше принцибы турында белем алдылар, уен формасында «Чүп өчен контейнер сайла» дигән биремне үтәделәр. Тәрбияләнүчеләргә безнеӊ өйдәге чүпләр чүплекләрне һәм чүп полигоннарны томалаулары, экология куркынычына чыганак булып торулары турында сөйләделәр. Ата-аналар белән бергә «Без чүпне аерым җыюны сайлайбыз» дигән рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International