Район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарының өендә булды

2022 елның 22 апреле, җомга
Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов Бөек Ватан сугышы ветераннары: Моисеева Анна Ивановна, Лыкова Валентина Лукьяновна, Мачтаков Леонид Яковлевич, Латыйпов Әхтәм Гарип улы, Сөләйманов Бари Сөләйман улы, Емелин Василий Петровичның өендә булды. Разиф Галиевич аларга үз исеменнән һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк пакетлар һәм котлау открыткалары тапшырды.Визит кысаларында район башлыгы сугыш ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм-Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән котлады, аларга сәламәтлек, озын гомер һәм күгебезнең һәрчак аяз булуын теләде.Разиф Кәримов белән бергә ветераннарны район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина котладылар. Ветераннар өчен район мәдәният йорты артистлары башкаруында сугышчан җырлар яңгырады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International