"Күңелле өмә" экология акциясе

2022 елның 22 апреле, җомга
Яз – ул табигатьнең уянган чоры гына түгел, тәртип, чисталык булдыру вакыты да. “Шатлык” балалар бакчасы”нда язгы өмәләр оештыру яхшы традициягә әйләнеп китте. Бу юлы да бакча яны җыештырылып, тәртипкә китерелде. Бакча хезмәткәрләре, педагоглар өмәгә чыктылар. Зур күләмдә эш оештырылды: бакча яны коры үләннән, көздән калган яфраклардан, чүпләрдән арындырылды. Өмәчеләр спорт мәйданчыгын, уен мәйданчыкларын җыештырдылар, чәчәк үсентеләрен күчерделәр. Балалар бакчасы биләмәсе тәртиптә булсын өчен күп көч куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International