ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов Зәй район үзәк хастаханәсенең стоматология бүлегендә булды. Разиф Гали улы сырхауханәне карап чыкты, «Татнефть» АҖ гранты хисабына сатып алынган яңа җиһазлар белән танышты.
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

2
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе
2022 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте департаменты башлыгы катнашында брифинг үтте.

Хөрмәтле салым түләүчеләр! Россиянең 11нче районара Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе исегезгә төшерә, «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисыннан файдаланучыларга бушлай һәм теләсә кайсы вакытта физик затны исәпкә кую турында квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон таныклыкны чыгарып алу мөмкинлеге бар.


1
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов эш визиты белән «Техно заводы» ҖЧҖ һәм «Зәй шикәре»ААҖдә булды.
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы вәкилләре Бөек Ватан сугышы елларындагы хәрби юллары быел 85 еллык юбилеен билгеләп үтүче Ростов өлкәсе белән бәйле кардәшләр һәм якташларның тормышы турында хәбәр итәргә тәкъдим итә.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе, «Курс» хәрби-патриотик хәрәкәте коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә, цифрлы белем бирү курсы проектын гамәлгә ашыра: «Мәгълүмати куркынычсызлык нигезләре. База дәрәҗәсе».

27-29 октябрь көннәрендә Зәй шәһәренең студентлар отрядлары штабы студент отрядлары активы республика мәктәбенең актив катнашучылары булды.
30 октябрь көнне Зәй муниципаль районының биш мәктәбендә Географик диктант узды. Рус географик җәмгыятенең агарту акциясендә 450 кеше катнашты.

31
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе
30 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә 2009-2011 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча муниципальара турнир узды, анда «Зәй» спорт мәктәбе спортчылары катнашты һәм түбәндәге урыннарны алды: Ибраһимов Фаил - 1 урын, Шәйдуллин Илмир -2 урын, Рәхмәтуллин Раниль - 2 урын. Тренерлары: Минһаҗев Айрат Рәшит улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International