Хөрмәтле салым түләүчеләр! Россиянең 11нче районара Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе исегезгә төшерә, «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисыннан файдаланучыларга, бушлай һәм теләсә кайсы вакытта физик затны исәпкә кую турында квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон таныклыкны чыгарып алу мөмкинлеге бар. Документ салым органы вазифаи заты имзалаган һәм мөһер белән расланган кәгазь күчермәсе кебек үк юридик көчкә ия. ИННны чыгарып алу өчен «Тормыш ситуацияләре» бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм физик затны салым органында исәпкә кую турында гариза җибәрү җитә. Шуннан соң «Профиль» бүлегендә ИННны чикләнмәгән санда чыгарып алырга мөмкин булачак. Киләчәктә физик затның шәхси мәгълүматлары үзгәргән очракта, аны исәпкә кую турында яңа таныклык биргән өчен дәүләт пошлинасы алынмый.