Район мәктәпләрендә Географик диктант узды

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе
30 октябрь көнне Зәй муниципаль районының биш мәктәбендә Географик диктант узды. Рус географик җәмгыятенең агарту акциясендә 450 кеше катнашты. Әлеге акциянең максаты – географик белемнәрне популярлаштыру һәм Россия географиясенә халык арасында кызыксынуны арттыру. Акциядә теләгән кеше катнаша алды. Аларның кайда яшәве, белемнәре нинди булуы мөһим түгел. Шулай ук катнашучыларның яше дә чикләнмәде. Иң мөһиме – үзеңне тикшерү теләге. Тест узу турында сертификатлар катнашучыларга язып бетерүгә үк тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International