Зәйлеләрне цифрлы белем бирү курсына чакыралар

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе, «Курс» хәрби-патриотик хәрәкәте коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә, цифрлы белем бирү курсы проектын гамәлгә ашыра: «Мәгълүмати куркынычсызлык нигезләре. База дәрәҗәсе». Белем бирү проектының төп максаты - «Мәгълүмати куркынычсызлык» юнәлеше буенча белем бирү учреждениеләре укучыларының һәм башка категория гражданнарның цифрлы грамоталылыгын күтәрү. Белем бирү курсы элементар дәрәҗәдә цифрлы мохит белән эшләүнең төп компетенцияләрен үстерүгә, шулай ук мессенджерлар һәм интернет челтәрендәге мошенниклык гамәлләренә ышанычлырак каршы торырга мөмкинлек бирәчәк. Цифрлы белем бирү курсына сылтама - https://anokurs.tech/ Курсны үтү вакыты: 2022 елның 15 ноябренә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International