Район башлыгы җитештерү предприятиеләрендә булды

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов эш визиты белән «Техно заводы» ҖЧҖ һәм «Зәй шикәре»ААҖдә булды. Разиф Гали улы предприятиеләрнең финанс - хуҗалык эшчәнлеге белән танышты, җитештерү һәм кадрлар рискларын минимальләштерү буенча үз тәкъдимнәрен әйтте. Шулай ук район башлыгы өлешчә мобилизацияләү кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга ярдәм итү мәсьәләләре белән дә кызыксынды. Разиф Кәримов ике предприятиедә дә эш процессын оештыру өчен кирәкле чаралар күрелүен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International