"ЭкоЯз" экологик акциясе кысаларында 4 нче мәктәпнең 1-2нче сыйныф укучылары ел дәвамында "Һәрбер кош баласына җимлек" проектын тормышка ашыра. Кышын кошларны тукландыру бик мөһим, бу кошларның гадәти төрләрен дә, сирәк төрләрен дә саклап калырга ярдәм итә.