Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлаттылар

2024 елның 19 апреле, җомга

Балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү барышында ата-аналар һәм педагоглар балада утның потенциаль куркынычын аңлауны формалаштырырга тиеш. Балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кайда гына булса да үтәү кирәклеген аңлаулары бик мөһим: йортта, фатирда, урамда, урманда. Бүген Якты Күл мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы буенча чара үткәрелде. Җирле урманчы Ирек Сафуан улы Габидуллин урманда янгынны ничек сүндерергә икәнен сөйләде һәм күрсәтте. Балалар янгын сүндерү кагыйдәләрен белеп кенә калмадылар, ә янгын сүндерүдә үзләре дә күнегүләр ясадылар. "Эссе, коры, җилле һава торышында учаклар кабызырга ярамый. Учакларны махсус билгеләнгән урыннарда гына кабызырга кирәк. Ут кабызу урыны янәшәсендә ут таралудан саклау өчен су һәм ботаклар булса яхшы. Агачлар янында учак ягу яхшы түгел - бу куркынычсыз түгел һәм агачларның януына китерергә мөмкин. Әгәр урманда янгын башланса, иң мөһиме-утны тагында таралудан сакларга кирәк. Әгәр утны үз көчең белән сүндереп булмый икән, янгын турында ашыгыч рәвештә янгын сүндерү хезмәтенә 01 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк. Янгынны үз көчең белән сүндергәндә, судан тыш «янгын кырыенда утны томалау» ысулын кулланырга мөмкин, моның өчен яшел ботаклар яраклы, янгын кырыен туфрак белән капларга, һава керү юлын ябарга һәм янучы материалларны суытырга кирәк була. #ЭКОВЕСНА2024.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International