20 апрельдә Санкт-Петербург шәһәрендә 12-13, 14-15 яшьлек яшүсмерләр һәм кызлар арасында каратэ киокусинкай буенча Россия беренчелеге узды. Анда Россиянең 45 төбәгеннән 550 спортчы катнашты. Зәй командасында Алексей һәм Владимир Ревинда тәрбияләнгән спортчылар : Марат Хөснетдинов 2 тапкыр җиңүче булды, Скопинцев Георгий көмеш медаль яулады, Камалиева Амелия һәм Ихинданова Умукурсум - бронза медальгә лаек булдылар.