Бүген Зәй муниципаль районы делегациясе Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнаша. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Гобәйдуллин Экзам Самат улы муниципалитет вәкилләрен бәйрәм белән котладылар. Алдынгы муниципаль хезмәткәрләргә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Зәй муниципаль районыннан - Насертдинов Дамир Вәгыйз улы-Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы да бар. ТР Рәисе Указы белән Дамир Вәгыйз улы «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде. Котлыйбыз!