Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды
2024 елның 19 апреле, җомга
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирма белгечләре белән берлектә районның авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендәге эш торышы белән таныштылар. Беренче булып Югары Лоҗы авылы янындагы "Зәй" агрофирмасында арпа чәчүне карадылар. «Зай» агрофирмасы «Аксар» бүлекчәсе һәм Александр Бистәсе авылындагы "Союз Агро" ҖЧҖ горчица чәчүгә керештеләр. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы культуралары 210 гектарга чәчелгән инде, яхшы оештырылган эш кыска вакыт эчендә авыл хуҗалыгы культураларын чәчүне тәмамларга мөмкинлек бирәчәк. Якын арада җылы һәм коры һава торышы көтелә. Чәчү бер үк вакытта минераль ашламалар кертеп, киң кулланыштагы заманча комплекслар белән алып барыла. Быел язгы кыр эшләренә 310 трактор җәлеп ителәчәк, шуларның 51е –куәтле тракторлар, 15 заманча чәчү комплексы, шикәр чөгендере чәчү буенча 36 агрегат бар. Язгы кыр эшләрендә 500 механизатор катнашачак. Аграрийларның кәефе яхшы, язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча 200дән артык механизаторга эштәге яхшы күрсәткечләре өчен бүләк каралган. Механизаторларның уртача хезмәт хакы 2023 ел белән чагыштырганда 20% ка артачак. Белгечләр шулай ук уҗым культуралары чәчүлекләренең торышын тикшерделәр. Аларның фикеренчә, көзге культуралар кышны әйбәт уздырган, хәзерге вакытта чәчүлекләр яхшы хәлдә. Бүгенге көндә көзге бодай һәм арыш 13 мең гектарга тукландырылган, бу планның 75% тәшкил итә. Алдагы көннәрдә көзге культураларны тукландыру тәмамлана.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Балалар планетаны коткарганда: мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең экологик рейды
Бүген «Уймак кыз» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар яраткан шәһәр урамнары буйлап бергәләп йөрделәр.
Каратэ киокусинкай буенча республика ярышлары узды
5 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча "Хәтер кубогы" республика ярышлары узды.
Социалистик Хезмәт Герое Г.К. Гыйматдинов истәлегенә билбау көрәше буенча ТР беренчелеге узды
3 апрельдән 5 апрельгә кадәр Нурлат шәһәрендә 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Зәйлеләр ирекле көрәш буенча Х.Х. Гәрәев истәлегенә багышланган республика турнирында
3 апрель көнне Сарманда 2009-2011нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика турниры, 2012 ел - СССР спорт мастеры, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Хазип Хаҗиев улы истәлегенә багышлап уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз