"ЭкоЯз" экологик акциясе кысаларында 4 нче мәктәпнең 1-2нче сыйныф укучылары ел дәвамында "Һәрбер кош баласына җимлек" проектын тормышка ашыра. Кышын кошларны тукландыру бик мөһим, бу кошларның гадәти төрләрен дә, сирәк төрләрен дә саклап калырга ярдәм итә. Бүгенге көндә Татарстанда, күп санлы кошларның гомерен саклап кала торган, төрле конструкцияле җимлекләр урнаштырылмаган бер генә торак пункт та юк диярлек! Һәр язны укучылар үз куллары белән җимлекләр әзерлиләр, аларны мәктәп ишегалдына элеп куялар, ә кыш буе канатлы дусларыбызны орлыклар, бөртекләр белән тукландыралар.