Сармашлыларга тиңнәр юк
Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую эше ничек бара? TP Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Аг-роКөч" төркем, агрофирмалар белгечләреннән торган комиссия бу көннәрдә "Зәй", "Зәй шикәре", "Восток" агрофирмалары һәм "Нива" ҖЧШ техника паркларында булып, техникаларның саклауга куелышы, паркларны карады. Комиссия бу эшне оештыру буенча иң яхшысы дип, "Восток" агрофирмасының "Сармаш" бүлекчәсен билгеләде. Икенче һәм өченче урыннарны "Зәй шикәре" агрофирмасының - "Заман", "Восток" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчәләре бүлеште.