Безгә зур бурыч йөкләнгән

2012 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

  Ноябрьнең беренче көне Суд приставлары көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә ул 2009 елдан Президент Указы нигезендә бәйрәм ителә. Гомумән, суд приставлары хезмәте оешуга быел 15 ел тула.

Суд приставларына РФ Конституцион Суды, РФ Югары Суды, РФ Югары Арбитраж Судында билгеләнгән тәртипне тәэмин итү йөкләнә һәм законнар буенча каралган башка эшләрне контрольгә алу бурычы куела, ягъни барлык төр суд карарларының үз вакытында үтәлүен суд приставлары күзәтә. Төп максат - гражданнар, оешмаларның закон нигезендә хокукларын, ирекләрен яклау. Зәй районы суд приставлары бүлеге дә федераль, республика, җирле үзидарә органнары белән берлектә тыгыз элемтәдә эшләп, әлеге максатны тормышка ашыруга күп көч куя. Бүгенге көндә район суд приставлары хезмәтендә өлкән суд приставы Игорь Будрин җитәкчелегендә 20 кеше хезмәт куя. Агымдагы елның 9 аенда гына да Россия берләштерелгән бюджетына приставлар тарафыннан 25 миллион 460 мең сум акча җыелды, ә җирле бюджетка салым, штрафлар аша 17 миллион 948 мең сум акча күчерелде. Быел безнең тарафтан 15675 эш кузгатылды: шуларның 7402се башкарылды.      Барлыгы 1 10459000 сум акча җыелды. Закон таләбен үз вакытында үтәмәгән өчен суд приставлары ел башыннан 107 арест салды, 250 кешегә РФ чикләреннән чыкмау турында карар әзерләде.

Мәсәлән, Вероника Бариева, Ленар Шаһабиев алимент түләүләрен үз вакытында башкармаучылар белән эшли. Ел башыннан алимент түләүдән качып йөрүчеләргә карата 70 административ беркетмә төзелде. Нәтиҗәдә 10000000 сум акча эзләп алынды. Юридик затлар белән Елена Баландина эшли, ә Лилия Сковородникова, Рифат Баймөхәммәтов, Рамил Нургалиев физик затлардан штрафлар, коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны кайтару, салым, иминият түләүләрен һ. б.ларны башкарту белән шөгыльләнә. Бүгенгә инде 3 миллион 432 мең сумлык штрафлар, 15 миллион 611 мең сумлык салымнар, 3 миллион 735 мең сум иминият взнослары түләтелде. Суд эше барышында тәртип саклауда Илдар Мансуров, Денис Заремба, Радик Габидуллин, Ленар Хафизов, Валерий Рафаиловларның өлеше зур. Шулай ук бүлек башлыгы урынбасары Наталья Чапаева, сорау алучылар Людмила Тимофеева, эксперт Татьяна Гуреева, суд приставлары ярдәмчеләре Ирина Лобанова, Мария Краснова, өлкән инспектор Наталья Багаева, хезмәткәр Андрей Демидов һәр эшнең җитди үтәлүен контрольдә тота.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан ветераннарыбызны да котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International