Хәбәрлер

2012 елның 2 ноябре, җомга

Бердәмлектә көч

Куш-Елгада Әхмәт, Кадер авылларының мәдәният йортлары белән берлектә "Бердәмлектә көч" шигаре астында "Алкышлар утравы" дигән концерт программасы халыкка тәкъдим ителде. Ул "Күрше - күршесен белсен" проекты мәдәният идарәсе планы нигезендә үткәрелә. Чараны оештыручы - Куш-Елга авылы мәдәният йорты мөдире Ралия Әхмәдуллина.

Мәдәниятне, сәнгатьне үстерүдә зур өлеш керткән авыл үзешчәннәре төрле номинацияләрдә хөрмәтләнде. "Мәгънәле гомер" номинациясенә Әхмәт авылы имамы Хәсән ага Шәймәрданов лаек дип табылды. "Җырлыйм әле җырларымны, авылыма дан итеп" номинациясендә Кадердән Алсу Аюпова, Әхмәттән әтиле-кызлы Гүзәл һәм Әмир Сөләймановлар, Марина һәм Вячеслав Абрамовлар билгеләнде. "Зәвыклы" номинациясендә - Римма Зайцева, Гөлфия Сөләйманова, Миләүшә, Рөстәм Зариповлар һәм укытучылар коллективы, "Алтын кул" номинациясендә Раиф Шәймәрданов - җиңүче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International