Дәресләр җанлы үтте

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе

Бу атнада Татарстан мәктәпләрендә традицион «Парламент дөресләре» үтте.

Быел ул Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулу уңаеннан «Гражданнарның конституцион хокуклары һәм вазифалары» темасына багышлана. "Парламент дәресләре" кысаларында районда укучылар арасында иҗат бәйгеләре үткәрелде. X-XI сыйныф укучылары әлеге темага эссе язды. Иң яхшы эшләр дип Ринат Иб-раһимов (2нче мәктәп), Лилия Ризванованыкы (бнчы мәктәп) табылды. Аларның язмалары республика бәйгесенә җибәрелде.

"Парламент дәресләре" сишәмбе көнне районның авыл һәм . шәһәр мәктәпләрендә бердәм төстә үткәрелде. Анда укучылар TP Конституциясе турында тулы мәгълүмат алды, төп документ буенча хокук һәм бурычларны искә төшерде. Дәресләрдә Конституциянең халык мәнфәгатьләрен якларга ярдәм итүе аңлатылды. Һәр мәктәптә район һәм шәһәр депутатлары бу дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә тырышты. Район һәм шәһәр Советы рәисе Татьяна Воропаева дәресне 2нче мәктәптә X, XI.сыйныф укучылары белән уздырды.

Ул TP Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшанның укучыларга видеоязмада мөрәҗәгате белән башланып китте, TP Конституциясен кабул итүгә багышланган фильм күрсәтелде. Анда әләге документның республика үсешендә зур роль уйнавы, мөстәкыйльлекнең Татарстанга икътисади тотрыклылык бирүе, 20 ел элек TP Конституциясе кабул ителүнең зур сәяси вакыйга булуы билгеләп үтелде. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Елена Кра-сильникова, Валентина Колесова дәресләрне эшлекле уен рәвешендә алып барды. Укучылар, төркемнәргә бүленеп, гражданлык, икътисади, социаль, сәяси хокукларны ничек аңлаулары, тормышта аларның кулланылышын билгеләү буенча кече проектлар әзерләде һәм аларны яклады]

Мәсәлән, Шамил Исрафилов гражданлык хокукын бала киләчәге белән бәйләп аңлатты, ә Ринат Ибраһимов икътисади хокукларны хуҗалык эшчәнлеге, эшмәкәрлекне алып баруда күрсәтте. Артем Борзовның сәяси һәм социаль күзлектән карап фикер йөртүе барысын да таң калдырды. Ул хокук һәм бурычларның бер-бер сеннән аерылгысызлыгын ассьзыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International