Китапка кертелделәр
Кичә Кремльдә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тантаналы төстә тарихи һәм мәдәни истәлекле урыннарны, һәйкәлләрне яңарту уңаеннан төзелгән "Возрождение" фондына зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары, хәйрия эшчәнле-генә алынучылар исемнәре аталган китапның 3нче томын тапшырды. Анда Зәйдән район башлыгы Татьяна Воропаева җитәкчелегендәге делегация катнашты. Узган ел дәвамында фондка зур ярдәм күрсәтүчеләр арасында безнең "Кайгыр-тучанлык" волонтерлар ирекле хәрәкәте, шәхси эшмәкәр Вагыйз Гыйльманов, "Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы" җавап-лылыгы чикләнгән ширкәте директоры Алексей Плешков бар.